Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда ике ана опекадан малайларын балалар йортына урнаштыруны үтенгән

Алар үз гамәлләрен яшүсмерләрне тыңлата алмаулары белән аңлата.

Чаллыда ике ана опекага улларын балалар йортына урнаштыру үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Бу турыда «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә.

Чаллыда яшәүче ике 40 яшьлек хатын-кыз авыр холыклы яшүсмерләрне дәүләт учреждениеләренә тапшырырга карар иткән.

Автошәһәр башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге начальнигы Роза Гернер сүзләренә караганда, алар бу гамәлләрен ата-аналар бурычларын үти алмаулары белән аңлаткан. 12-13 яшьлек малайлар дорфа, начар укыйлар, өй эшләре белән шөгыльләнүдән баш тарталар. Ата-ананың дуслары белән очрашуны тыю һәм компьютерны өзүгә җавап итеп өйдән качып чыгып китә башлаганнар.

Хатын-кызлар яшүсмерләрне тәрбияләп бирсәләр, аларны янә өйләренә алырга әзер дип белдергән. Чаллы опека бүлеге башлыгы сүзләренә караганда, ул мондый мөрәҗәгатьләр белән беренче тапкыр очраша.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев