Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда ир-ат җир асты кичүендә музыкантларны талаган

Бу хәл Автошәһәр мэриясе янында урнашкан җир асты кичүендәге видеокамераларда теркәлгән.

Социаль челтәрдә пистолетлы ир-ат Чаллы җир асты кичүендә музыкантларны талаган видео пәйда булды.

Бу хәл Автошәһәр мэриясе янында 6нчы комплекста урнашкан җир асты кичүе видеокамераларында теркәлгән. Янәшәдә генә һәрвакыт кеше күп булган сәүдә үзәге һәм Азатлык мәйданы бар.

Өч бала гитарада Цой җырларын җырлаганда алар янына ике ир-ат килә. Аларның берсе пистолетын ала, пистолетның затворын тарта, соңыннан гитара чехолындагы акчаларны ала. Шуннан соң талаучы видеокамера объективына якын килә һәм аңа карый.

Агентлык мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта Чаллы полицейскийлары каракларны эзли.

 

Фото: Соцсети

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев