Чаллыда исерек хәлдәге хатын-кыз алты сәгать буе гаражда утырган
Гадәттән тыш хәл ЗЯБ бистәсендәге «Восход» гараж-төзелеш кооперативында булган.
Чаллыда 6 нчы зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре алты сәгатькә якын «тоткынлык»та утырган хатын-кызны гараждан чыгарган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Гадәттән тыш хәл ЗЯБ бистәсендәге «Восход» гараж-төзелеш кооперативында булган.
Коткаручылар махсус гидравлик корал ярдәмендә гаражның ишеген ачып, хатын-кызны «тоткынлык»тан азат иткән. Аны гаражга танышы иртән үк бикләп калдырган булган.
Хатын-кыз медицина ярдәменнән баш тарткан һәм билгесез юнәлештә юкка чыккан.
Фото:https://vestikamaza.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев