Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда көчле шартлау булган

Урында экстрен хезмәтләр эшли. Зыян күрүчеләр турында хәбәр әлегә билгеле түгел.

Чаллыда ЗЯБ бистәсендә төзелеш базары тирәсендә көчле шартлау булган, шуннан соң янгын чыккан. Бу турыда социаль челтәр кулланучылар хәбәр итә.

Узган төн уртасы тирәсендә Фоменко һәм Сарман урамнары чатында булган хәл турында шаһитлар язды. Алар автосервис шартлады, дип белдерә. Башка мәгълүматлар буенча, бу - төзелеш базасы.

Ангар стеналары төрле якка таралган, түбәсе дә ишелеп төшкән. 19 нчы микрорайонда якындагы йортларның тәрәзәләре һәм стеналары селкенгән.

Урында экстрен хезмәтләр эшли. Зыян күрүчеләр турында хәбәр әлегә билгеле түгел.

Фото: http://www.tatar-inform.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Чаллыда көчле шартлау булган

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X