Чаллыда күкрәгендә дүрт ядрә булган ир-ат мәетен тапканнар
Тикшерүчеләр бу кеше үзенә-үзе кул салган, дип фаразлый.
Чаллыда “Камаз” эшчесенең дүрт ядрә белән яраланган мәете табылды, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ”га Татарстан буенча Тикшерү комитетының Чаллыдагы бүлегендә.
55 яшьлек ирнең мәетен эштән кайткан туганнары табып алган. Бу урынга оператив-тикшерү төркеме барып, күкрәгендә дүрт ядрә булган мәетне тикшергәннәр. Бөтен гильзалар да фаҗига урынында табылган.
Тикшерүчеләр бу ир-ат үзен-үзе үтергән булырга мөмкин, дип фаразлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев