Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда шартлаудан соң, автосервис тулысынча янып беткән

Янгында 41 яшьлек ир-ат зыян күргән.

Чаллы янындагы ЗЯБ бистәсендә төнге шартлаудан соң, автосервис тулысынча янып беткән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Төзелеш базарыннан ерак түгел урнашкан автосервиста янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичке уннар тирәсендә килгән. Урынга 55нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре барган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре биредә бер катлы автосервис януын ачыклаган. Янгын мәйданы 20 квадрат метр тәшкил иткән.

Нәтиҗәдә 41 яшьлек ир-ат зыян күргән.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, әлеге фаҗигада автосервистагы газ җиһазы урнаштырылган автомобиль сәбәпче булырга мөмкин. Газ баллоны шартлап, ут чыгуы да ихтимал. Янгын чыгарга берничә минут кала, көчле шартлау тавышын ишетән кешеләр дә нәкъ шуны раслый. 

Фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев