Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда суд беренче курстагы ике студент кызны ришвәт бирүдә гаепле дип тапкан

Студент кызлар укытучыга тарихтан зачет алу өчен икешәр мең акча күчергән.

Чаллыда беренче курстагы ике студент кызны ришвәт биргән өчен хөкем иткәннәр. Бу хакта Автоград прокуратурасы хәбәр иткән.

Тикшерү фаразы буенча, КФУның Чаллы институты (филиал) икътисад бүлегенең беренче курсындагы ике студент кыз июнь аенда мобиль кушымта аша “Предприятие һәм оешмалар икътисады” кафедрасы доцентына икешәр мең акча күчергән. Әлеге акча хисабына алар белемнәрен тикшертмичә генә тарихтан зачет куелыр, дип фаразлаганнар.

Судта кызлар барысын да таныган. Аларның берсенә ун мең штраф салынган. Икенчесенә карата җинаять эше туктатылган. Әмма аңа биш мең штраф түләргә туры киләчәк. 

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев