Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Чаллыда тәрәзә аша кереп миллион сум акча урлыйлар

    Чаллының 59 яшьлек эшкуарының сейфыннан 1,5 миллион сум тирәсе акча юкка чыккан дип хәбәр итә хокук саклау органнары .

    Эшкуарның сүзләренә караганда, җинаять 12 сентябрьгә каршы төндә ГЭС бистәсендә урнашкан компания офисында булган. Оешма хуҗасы акча югалуын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә. Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре карак офиска тәрәзә аша үтеп керә, дип ачыклаган. Шуннан соң ул сейфны ваткан, акчасын алып качкан.Тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан. Җинаятьчене эзлиләр.

     

    Фото:www.pixabay.com |  hayabuzo

    https://tatar-today.ru/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: