Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда тукталышта хатын-кыз чигәсенә пистолет терәгән ир-атны тоткарлаганнар

Россия гвардиясе хезмәткәрләре ир-аттан коралны алган, ул уенчык булып чыккан, полиция тикшерү үткәрә.

Чаллыда автобус тукталышында хатын-кызга пистолет белән янаган ирне тоткарлаганнар. Бу хакта Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсендә хәбәр иттеләр.

Социаль челтәрләрдә ир-атның «Тимирязев юлы» тукталышында хатын-кыз чигәсенә пистолет терәгәне хакында хәбәр пәйда булды. Социаль челтәргә хокук бозучының фотосурәте дә эләккән. Шаһитлар полиция чакырткан.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Чаллы шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсендә хәбәр итүләренчә, чакырганнан соң вакыйга урынына наряд чыккан.

Россия гвардия хезмәткәрләре ирне пистолеты белән тоткарлый. Аның коралын тартып алганнар, ул уенчык булып чыккан. Бу хәлне полиция тикшерә. 

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев