Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда Ураза бәйрәмендә бушлай пылау өчен кешеләр сугышып беткән

Социаль челтәрләрдә Чаллыдагы Ураза бәйрәме вакытында төшерелгән видео йөри. Аны карагач, җир тишегенә кереп китәрдәй буласың, валлаһи. Җиңү паркында гает бәйрәме көнне халыкны бушлай пылау һәм попкорн белән сыйлаганнар.

Ләкин бу изге гамәлне тыныч кына башкара алмаганнар. Кешеләр бер-берсен этеп-төртеп бушлай ризык өчен көрәшкән. Бер хатын-кыз: "Кит инде, шуның кадәр булырга инде", - дип тә карый, ләкин аны ул ыгы-зыгыда ишетүче булмый.

Әйткәндәй, Татарстанда бу беренче очрак кына түгел. Берничә ел элек шулай ук Чаллыда алма пиирогы өчен көрәш барган иде. Ул вакытта аны хәтта көрәк белән бүлеп тарата башладылар.

2016 елда Түбән Камада халык бушлай чәк-чәккә ташланды һәм анда төшерелгән видео социаль челтәрләр хитына әйләнде.

Фото: скриншот видео

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев