Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Чаллыда зур янгын чыккан

    Бүген “Чаллы бампер” предприятиясе складларында зур янгын чыкты.

    Чаллыда чыккан зур янгын урынында Экология министрлыгы белгечләре эшли. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

    • Бүген көндез “Чаллы бампер” предприятиясенең ике склады яна башлаган. Ут 1100 квадрат метр мәйданны биләп алган.

    Урынга 3нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Янгын вакытында зыян күрүче булмаган. Янгын чыгу сәбәбен белгечләр ачыклаячак.

    15 сәгать 49 минутта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янгын сүндерелүен хәбәр итте.

    Гадәттән тыш хәл урынында Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре эшли. Күчмә лаборатория ярдәмендә алар экологик хәлне контрольдә тота.  

    Фото: соцсети

    https://tatar-inform.tatar

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: