Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллының Азатлык мәйданына вандаллар зыян китергән

Социаль челтәрләрдән кулланучылар әлеге урыннан кадрлар белән уртаклашты.

Чаллыда вандаллар Азатлык мәйданында җиһазларга сызгалап пычраткан. Бу хакта мәгълүмат шәһәр хакимиятенең социаль челтәрләрдәге рәсми төркемендә чыкты.

«Чаллыда хокук саклау органнары вандалларны, Казандагы хезмәттәшләре кебек үк, тиз арада табар дип өметләнәм», – диелә хәбәрдә.

Кадрларда явыз ниятле яшьләрнең чүп савытларының, баганаларның тышкы кыяфәтен бозуы һәм трансформаторны буявы күренеп тора.

Исегезгә төшерәбез, Азатлык мәйданын реконструкцияләүнең ике этаплы планын 2017 елдан эшли башлаганнар иде. Мәйданны яңартуга 300 млн сумнан артык акча тотылды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, август аенда Казанда шундый ук хәл булды – 18, 23 һәм 24 яшьлек өч егет Кабан күленең яр буен сызгалап-буяп чыккан иде. Яшьләрнең эзенә төшеп, барлык граффитиларын чистартырга мәҗбүр иттеләр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/02/192698/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев