Иртәнге якта чыккан ут казасын сүндерергә Ульяновкадан – бер, Чирмешәннән ике янгын сүндерү машинасы җибәрелгән. Алар килеп җиткәндә, мунчаның эче яна, “кызыл әтәч” өй түбәсенә үрмәли торган була.ъ
-Янгын иртәнге сәгать 9ларда сүндерелде. Ут мунча миче морҗасының төзек булмавы сәбәпле чыккан. Мунча да, өй дә иминиятләштерелмәгән, - ди районның янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Андрей Фомин. – Сүз уңаеннан, быел районыбызда уналты янгын булды, шуларның дүртесенең сәбәбе -мичләр һәм морҗаларның төзексезлеге.
Андрей Фомин фотолары
Нет комментариев