Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чистай районында юл-транспорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган

“Лада” автомобиле, чит ил машинасы белән бәрелешкәнче, тагын бер җиңел машинаны бәрдергән, анысы кюветка очкан.

Чистай районында каршы як полосага чыккан “Лада” йөртүчесе аркасында кешеләр гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Элегрәк "Татар-информ” хәбәр иткәнчә, Казан-Оренбург трассасының 145нче чакрымында “Лада” белән “«Митсубиси Лансер» маңгайга-маңгай бәрелешкән. “Лада” йөртүчесе һәм пассажир шунда ук үлгән.

В Чистопольском районе два человека погибли в лобовом столкновениии двух авто

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, “Лада” йөртүчесе алда хәрәкәт итүче машинаны узу өчен каршы як полосага чыккан. Анда каршы килүче “Лада Калина” белән бәрелешкән, аннары “«Митсубиси Лансер» маңгайга-маңгай бәрелешкәннәр, шуннан соң да “Лада Гранта”га бәрелгән.

«Лада Калина» кюветка очкан.

«Митсубиси» йөртүчесе һәм ике пассажиры Чистай Үзәк район хастаханәсенә озатылган.

Фото: МВД Росии по РТ

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев