Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чирмешән авылында янгында җиде яшьлек кыз үлгән

Чирмешән авылында Заречная урамында бер катлы йорт янган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр хатынны һәм баланы өйдән алып чыгып, табибларга тапшыралар.

Зыян күрүчеләрне Чирмешән үзәк район хастаханәсенә алып китәләр. Реанимация чараларыннан соң табиблар 7 яшьлек кызның үлемен раслый. Аның 36 яшьлек әнисе хастаханәдә комада ята.

Янган мәйдан 20 квадрат метр тәшкил итә. Янгынның сәбәбен белгечләр ачыклый.

Әлеге вакыйга урынына Чирмешән районы прокуроры Илдар Солтанов килде, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Прокуратура янгынның сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү оештырды. Шулай ук балигъ булмаганнарның караучысыз калуын профилактикалау системасы органнарының эшенә хокукый бәя биреләчәк. Хокук бозулар ачыкланган очракта прокурор реакциясе чаралары күреләчәк.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/cirmesan-avylynda-yangynda-ide-yaslek-kyz-ulgan-5881491

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/cirmesan-avylynda-yangynda-ide-yaslek-kyz-ulgan-5881491

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев