Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чит хатынны 14 ел әсирлектә тоткан

Чиләбе өлкәсендә яшәүче бер ир 14 ел чит хатын-кызны әсирлектә тота. Ул аны 2009 елда урлый, бичара хатын 2023 елның июль ахырында гына кача ала.

 Тикшерү мәгълүматлары буенча,  2009 елда 19 яшьлек Екатерина Чиләбе тимер юл вокзалында  37 яшьлек  Владимир Ч. белән таныша. Яңа танышы кызны  Смолино бистәсенә үз өенә чакыра, һәм пычак белән янап, бер бүлмәгә ябып куя. Бүлмә тәрәзәләренә рәшәткә урнаштыра, ә бинаны йозакка бикләп куя. 14 ел дәвамында Екатерина шушы бүлмәдә яши.  Владимир аны  үтерү куркынычы астында төрлечә мәсхәрәли. Екатерина очраклы гына кача ала. Ир-ат озак вакыт айный алмыйча  эчкән һәм  үзен бик агрессив тота башлаган. Бу хәлләргә түземлеге беткән әнисе (ул шул ук йортта яшәгән) ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан.  Владимирны хастаханәгә салганнар. Екатерина да бу форсаттан файдаланып, чыгып качу әмәлен тапкан.
Ул апасын эзләп табкан һәм туганы тиз арада полициягә мөрәҗәгать иткән. Хәзер тикшерүчеләр Владимирга «кеше урлау»маддәсе буенча эш кузгаткан.
 14 еллык әсирлектә булган хатын тикшерүчеләргә Владимирның башка тоткынны үтергәнен сөйләгән. Ә качарга аңа җинаятьченең әнисе ярдәм иткән.
  Бервакыт Владимир  Екатеринаны “бу минем хатыным” дип, бер кыз белән таныштыра. Катя сүзләренчә,  Владимир белән теге кыз арасында низаг чыга  һәм кыз ярдәмгә чакырырга маташканда, ир-ат аңа берничә тапкыр пычак белән чәнчи. Шуннан соң ул аның мәетен тураклап җиргә күмеп куя. Екатерина сүзләренчә, Владимир аны һәрвакыт диярлек бүлмәдә бикләп тоткан. Еш кына башына суккалаган, шуңа да кыз туганнарын һәм аларның кайда яшәгәнлекләрен исенә төшерә алмаган. Ир-ат өйдән чыгып киткәндә, кызны баганага бәйләп, авызын скотч белән ябыштыра торган булган. Урлаучы Екатеринаны өйдә эшләү өчен генә чыгарган,  кыз аның әнисенә ярдәм иткән, аны караган, җыештырган һәм ашарга пешергән.
  Күршеләре дә бу өйдәге хәлләрне белә алмаганнар, чөнки йорт койма белән уратып алынган, ә Владимир үзе өйдән сирәк чыккан. Катя качарга курыккан, чөнки артыннан һәрвакыт Владимир пычак белән йөргән. Алдагы «хатын»ы кебек үтерү корбаны булудан курыккан. Соңгы вакытта Владимир бик күп эчкән, еш кына Катяга гына түгел,  әнисенә дә үтерү белән янаган. Бервакыт ана кешенең түземлеге “шартлый”: ул улына ашыгыч психиатрия ярдәме чакырырга карар итә, ә Катяга башка мөмкинлек булмаячак дип, качарга киңәш итә. Хәзер кыз иректә, ул Владимирга  каршы күрсәтмәләр бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев