Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Дәүләт гаепләүчесе тәрәзәдән баланы ташлаган ир-атны 15 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады

Чаллыда яшәүче 34 яшьлек ир-атка карата Россия Җинаять Кодексының “Үтерергә омтылу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чаллыда дәүләт гаепләүчесе тәрәзәдән баланы ташлаган ир-атны 15 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорады.

“Татар-информ” агентлыгы хәбәр иткәнчә, 6 февральдә яшь ир-ат фатирда таныш хатын-кыз белән спиртлы эчемлекләр эчкән. Анда әлеге хатынның 5 яшьлек оныгы да булган. Тикшерү белдергәнчә, исерек ир-ат өченче каттан баланы тәрәзәдән атып бәргән. Бәхеткә, кыз бала җитди җәрәхәтләр алмаган.

Фаҗига шаһиты ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырган. Баланы хастаханәгә озатканнар. Бала егылу нәтиҗәсендә беләзек сөяген сындырган.

34 яшьлек ир-атка карата “Үтерергә омтылу” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Ир-атны җинаять урынында тоткарлаганнар, ул гаебен өлешчә таныган.

Шушы көннәрдә бу эш буенча суд булды. Дәүләт гаепләүчесе ир-атны 15 елга ирегеннән мәхрүм итүне аннары бер елга яшәү урынын үзгәртүне һәм Чаллыдан каядыр китүне тыюны сорады. Адвокат хөкем ителгән ир-атны аклауны яки “Кече яшьтәге баланың сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китерү” маддәсенә алыштыруны сорады.

Фото: https://pixabay.com | 3839153

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X