Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

“Джип” һәм “Фольксваген” катнашындагы авариядә бала зыян күргән

Бүген көндез Азино урамында юл-транспорт һәлакәте булды.

“Джип” һәм “Фольксваген” бәрелешкән вакытта Казанда биш яшьлек малай зыян күргән. Бу хакта Казан юл-патруль хезмәте полкы муниципаль хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Башлангыч мәгълүматлар буенча, ике машина йөртүче дә М7 ягыннан Азино буйлап Совет мәйданы ягына таба хәрәкәт иткән. "Фольксваген" шоферы борылышка тукталган һәм каршы агымны үткәргән, ә "Джип" йөртүчесе куркынычсыз дистанцияне сайламаган һәм аңа килеп бәрелгән”, — дип сөйләделәр оешмада.

Авариядә биш яшьлек малайның корсагы җәрәхәтләнгән.

Казанның юл-патруль хезмәте полкының муниципаль хезмәте шуны искә төшерә: руль артына утырганда тизлек режимын контрольдә тотарга, ян интервалны һәм автомобильләр арасындагы дистанцияне күзәтергә кирәк.

Фото: Инстаграм Муниципальной службы полка ДПС Казани

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев