Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Экспертлар Чаллыда фатир ишеге тоткасына эленгән шартлаткычның куркыныч булуын раслый

Ир-атка Россия Җинаять кодексының “Ут коралын законсыз рәвештә әзерләү, үзгәртеп кору яки ремонтлау” маддәсе буенча гаепләү белдерелгән.

Экспертизага җибәрелгән кулдан эшләнгән шартлаткыч җайланманың кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булуы расланган. Шартлаткыч җайланма Чаллыдагы 32нче комплекста фатир ишеге тоткасына элеп куелган. Бу хакта “Татар-информ” шәхси чыганаклары аша белде.

Искәртеп үтик, 22 февральдә Чаллыда 32нче комплекстагы 7нче йорт подъездларының берсендә шушында яшәүче кеше күрше фатир ишеге тоткасына гранатага охшаш нәрсә эленеп торуын күргән. Полициягә мөрәҗәгать иткәч, урынга Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча саперлары һәм башка ашыгыч хезмәт хезмәткәрләре килгән. Алар йорттан 40 кешене чыгарган.Фатиры миналанган 27 яшьлек хатынны 4 яшьлек кызы белән тәрәзә аркылы янгын баскычы аркылы төшергәннәр.

Саперлар шартлаткыч җайланманы ишеге тоткасыннан алып, эксперт-криминалистик үзәккә җибәргән. Икенче көнне җинаятьтә шикләнелеп, ЗЯБ бистәсенең 29 яшьлек кешесе тоткарланган.

Ачыкланганча, ул кеше полициядә эшләгән. Хатын-кыз белән аны шикле финанс эшләре бәйләгән. 190 мең сум акчаны ул әлеге хатын-кызга банк операциясендә куллану өчен бирдем, дигән. Әмма аннан файда алмагач, ул дустына яный башлаган. Шуннан соң сүздән эшкә күчкән.

“Татар-информ” чыганагы сүзләренчә, экспертлар кулдан эшләнгән шартлаткыч җайланманы шартлатканнар. Шартлаткыч шартлаган очракта кеше тәненә тире аркылы кереп, органнарга зыян салырга мөмкин булган.

Шулай итеп, Россия Җинаять кодексының “Ут коралын законсыз рәвештә әзерләү, үзгәртеп кору яки ремонтлау” маддәсе буенча гаепләү белдерелү урынлы. 

Фото: соцсети

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев