Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Елышта чыккан янгында ике кеше һәлак булды

Карактан кала, уттан юк...

  13 октябрьгә каршы төндә 01 сәгать 03 минутта,  ГЛОНАСС системасы аша  129 номерлы янгын сүндерү частенә Елыш авылында янгын чыгу турында хәбәр алына. Янгын вакытында өй һәм каралты-кура тулысынча янып бетә.  Янгын хәрәбәләрен чистарткан вакытта, коткаручылар йокы бүлмәсендә йорт хуҗабикәсе һәм аның киявенең янган гәүдәләренә  тап булалар. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

  Саба һәм Теләче районы буенча Янгын күзәтчелеге бүлеге гражданнарны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү кирәклеге турында кабаттан искәртә. Утын мичләрен, электр җиһазларын һәм газ мичләрен кулланганда саклык чараларын төгәл үтәү таләп ителә.

Көнкүрештә электр приборларын куллануга аеруча игътибар итәргә кирәк. Шулай ук  шәхси хуҗалыкларда ишек алдында халык телендә “буржуйка” дип аталучы  ясалма мичләрдә кош-кортларга ризык пешергәндә саклык чараларын төгәл үтәү сорала.

 Үзегезне һәм үз йортыгызны янгыннан саклагыз! Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда кисәтүе җиңелрәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев