Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Фаҗигале рәвештә һәлак булган Мөслим имам-мөхтәсибенең алты баласы ятим калган

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исеменнән мәрхүмнең гаиләсенең кайгысын уртаклашты.

Фаҗигале рәвештә һәлак булган Мөслим районы имам-мөхтәсибе Венер хәзрәт Моратовка 36 яшь иде, аның алты баласы ятим калды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәзрәт гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашты. Бу турыда мөфти социаль челтәрдәге сәхифәсендә язды.

"Татарстан имамнарын бүген янә кайгылы хәбәр басты – безнең арабыздан Мөслим районы имам-мөхтәсибе Венер хәзрәт Моратов китеп барды. Хәзрәткә 36 яшь иде, аның тормыш иптәше һәм алты баласы калды. Кичә Россия ислам институтында магистрлык диссертациясен уңышлы яклады", диелгән бу хәбәрдә.

"Аллаһы Тәгаләдән аның гөнаһларының гафу итүен һәм Үзенең киң рәхмәтеннән ташламавын сорыйм. Хакыйкатьтә, без барыбыз да Раббыбызга кайтачакбыз, Ул безне яралтты, безгә гомер бирде һәм аны алачак та, шуңа Аллаһының рәхмәтенә өмет баглап шушы югалту ачысын сабырлык белән кичерергә тиешбез", - ди мөфти.

Хөрмәтле хәзрәтебезнең көтелмәгән үлеме безгә сабак булсын, чөнки үлем һәрберебезгә уйламаганда киләчәк һәм аннан котылу юк. Без озак яшәрбез, күп эшләр майтарырга җитешербез, дип хаталанабыз, әмма тормышыбыз исә теләсә кайсы мизгелдә өзелергә мөмкин. Шуны истән чыгармасак иде, ди Камил Сәмигуллин.

"Ихлас күңелдән Аллаһыга мөрәҗәгать итәм: Раббыбыз тереләрнең һәм вафат булучыларның, якында һәм бездән еракта булганнарның, яшьләрнең һәм өлкәннәрнең гөнаһларын гафу итсен! Раббым, тормыш бүләк иткән һәр бәндәңә ислам белән яшәп, иман белән Ахирәткә күчүне насыйп ит", дип яза мөфти.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X