Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Фото: Казанда танк боҗрасында чит ил автомобиле әйләнеп капланган

Һәлакәт бүген көндез Казанның Идел буе районында булган.

Казанда танк боҗрасында әйләнеп капланган чит ил автомобиле фотосы чыкты. Якынча мәгълүматларга караганда, бүген көндез Казанның Идел буе районында ике чит ил машинасы бәрелешкән.

Шаһитлар сүзләренчә, ”Опель” автомобиле төп юлдан хәрәкәт итүче “Ниссан” кроссоверына юл бирмәгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә япон машинасы юл кырыена чыккан һәм түбәсенә әйләнеп капланган.

Зыян күрүчеләр һәм һәлакәт сәбәпләре ачыклана.

Һәлакәт шаһитлары “Татар-информ” агентлыгына хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәтендә япон кроссоверы йөртүчесе һәм пассажиры зыян күргән.Фото: Казанда танк боҗрасында чит ил автомобиле әйләнеп капланган

Фото: соцсети

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев