Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Фото: Ямашев урамында автобуслар бәрелешкәннән соң дүрт кеше хастаханәгә озатылган

Юл һәлакәте бүген 7.20 сәгатьтә 115нче йорт каршында килеп чыккан.

Казанда автобуслар бәрелешкән юл һәлакәтеннән фотолар пәйда булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген иртән Ямашев проспектында 60 һәм 10нчы автобуслар бәрелешә.

Зыян күргән дүрт кешене табиблар 7нче шәһәр хастаханәсенә озата. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына хастаханәнең матбугат сәркатибе Әлфия Хәсәнова хәбәр итте.

«Зыян күрүчеләрнең өчесе - нейрохирургия, берсе травматология бүлегенә китерелде», – диде Әлфия Хәсәнова. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев