Гаепләнүче 30 мең сум штрафка тартылды һәм...
Төн уртасында юл-патруль хезмәте инспекторлары Шәмәрдәнне урап узучы юлда “AUDI A4” автомобилен туктаталар...
Агымдагы елның 1 мартында төн уртасында юл-патруль хезмәте инспекторлары Шәмәрдәнне урап узучы юлда “AUDI A4” автомобилен туктаталар. Аның белән Р.Липатов идарә итә. Тикшерә торгач, 1992 елгы егетнең руль артына исерек хәлдә утырганлыгы ачыклана. Алкотектор йөртүче сулыш чыгарган һавада 0,742 миллиграм/литр абсолют этил спирты барлыгы күрсәтә. Липатов үзенең гаебен тулысынча таный һәм беркетмәгә моны раслап имзасын куя. Җәмәгать судьясы аны РФ КоАПның 12.26нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча гаепле дип таба. Р. Липатовка карата 30 мең сум күләмендә штраф түләтү һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү турында карар чыгарылды. Штрафны вакытында түләмәгәндә административ җаваплылыкка тартылачагы аңлатылды. Карар үз көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев