Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Гимназиягә килгән кораллы яшүсмер үз-үзен белештерми торган хәлдә дип танылган

Суд процессы 20 сентябрьдә дәвам итәчәк, ул ябык режимда узачак.

Экспертлар май аенда Казан гимназиясенә корал белән килгән яшүсмернең акылы үз-үзен белештерми торган хәлдә дип тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Тикшерү барышында стационар суд-психиатрия экспертизасы үткәрелде. Яшүсмер үз-үзен белештерми торган хәлдә дип танылган. Ягъни ул үз гамәлләренең факттагы характерын һәм иҗтимагый куркынычлыгын аңлый алмый яки психик авыру яисә психиканың башка авыруы аркасында алар белән җитәкчелек итә алмый», — диде Галиев.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек 13 май иртәсендә укучының корал белән дәрескә кереп, 26 сыйныфташын һәм укытучысын класстан чыгармый тотуын хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта ул бернинди таләпләр дә куймаган. Укучы тоткарланган, аңа карата «законсыз рәвештә ирегеннән мәхрүм итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Суд карары буенча ул өй арестына озатыла. 12 июльдә арестны 13 сентябрьгә кадәр озайттылар.

Казанның Яңа Савин районы суды матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, суд процессы 20 сентябрьдә дәвам итәчәк, ул ябык режимда узачак.  

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X