Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Гөлшат Котенкованы үтерүче тагын бер җинаятьтә шикләнелә

Гөлшат Котенкованы ерткычларча суеп үтергән Данил Котенев тагын бер җинаятьтә шикләнелә. Ул балигъ булмаган яшүсмер белән җенси мөнәсәбәткә керүдә гаепләнә. Бу факт шушы көннәрдә генә ачыкланган.

Җинаять расланса, Котеневка гомерлек төрмә яный. Моңарчы исә кечкенә сабый анасын үтерүчене 15 ел төрмә көтә дигәннәр иде.

Исегезгә төшерәбез, 10 гыйнвар көнне Түбән Камада яшь чаңгычы хатын-кызның үле гәүдәсе табылу турында хәбәр иттек. Аның муенында 11 тапкыр пычак белән кадаган эз булганлыгы әйтелде. Тикшерүчеләр "Үтерү" маддәсе бенча җинаять эше кузгаттылар.

 

29 яшьлек Гөлшат Котенкова ире һәм кечкенә баласы белән Кызыл Чишмә бистәсе янында "Алмаш" өйрәнү-күнегүләр чаңгы базасында ял итә. 9 гыйнварда ул чаңгы шуарга китә һәм телефонга җавап бирми башлый. Ире, аны үзе генә эзләп таба алмаганга күрә, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Икенче көнне якынча төнге 02.00 сәгатьтә хатын-кызның үле гәүдәсен чаңгы базасы тирәсендә волонтерлар эзләп таба.

 

Гөлшатның 6 айлык баласы калды. Аны Түбән Камада җирләделәр. Соңгы юлга озатырга йөзләгән кеше килде. Дин әһелләре ханымны көнгә биш тапкыр намаз укыган һәм ураза тоткан саф әхлаклы мөселман хатын-кызы, дип белдерделәр.

Тулырак: Предполагаемого убийцу лыжницы в Нижнекамске, подозревают еще в одном преступлении

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев