Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Гомер итү – басу капкасыннан чыгу түгел

Үземнең һөнәри үткәнемне күздән кичереп, тикшерелгән җинаять эшләренә таянып “Гомер итү – басу капкасыннан чыгу түгел” дигән рус мәкаленең дөреслегенә һаман ныграк инанам. Кыенлыкларны һәм тормыш мәшәкатьләрен дини кануннар кушканча җиңеп, гомерне лаеклы үтү һәркемгә бирелмәгән.

Үзеңне  раслау, тормыш уңайлыкларына ирешү өчен  күп тә кирәкми, югыйсә – көндәлек хезмәт, үз-үзеңне оештыру, авырлыкларга  карамыйча һәрвакыт алга бару сорала. Уңыш өчен таяныч, зур акчалар, власть кирәк диючеләр белән беркайчан да  килешмим. Һәркем үзенчә бәхетле: кемгәдер яраткан эше,  күңел тынычлыгы булу, матур гаилә кору да  җитә, ә кемгәдер зиннәтле, гамьсез тормыш  кирәк.

Быел март аенда Шәмәрдәндә килеп  чыккан фаҗиганең сәбәпләрен өйрәнеп,  кеше  үтерүгә барып җиткән хатынның  яшәү рәвеше аны иртәме-соңмы шушы аяныч чиккә китереп җиткерәсе булганлыгына тагын бер инандым.  Практикада  явызлык белән  шактый очрашырга туры  килсә дә,  табигате буенча  йомшак  күңелле, шәфкатьле булырга тиеш хатын-кызның шундый юлга баруы аеруча авыр кабул ителә...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Зөфәр Абитов,

район прокуроры, өлкән юстиция  киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев