Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Идел буе округында узган давыл аркасында 9 кеше үлгән

Начар һава торышы сәбәпле, Идел буе федераль округында тугыз кеше (җидесе – Марий Элда) һәлак булган, 76 кеше имгәнгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары давыл нәтиҗәләрен бетерергә ярдәм итә: ауган агачларны җыялар, юлларны чистарталар, халыкка адреслы ярдәм күрсәтәләр. Билгеләп үтелгәнчә, давылдан зыян күргән барлык төбәкләрдә ведомствоара оператив штаблар булдырылган.

Ведомство мәгълүматлары буенча, Идел буе округында давыл котыру аркасында 8 субъект зыян күргән. 520 торак пунктта электр энергиясе беткән, 550 агач ауган, 41 торак йорт һәм 7 социаль әһәмияткә ия объектның түбәләренә зыян килгән.

Синоптиклар фаразлары буенча, начар һава торышы дәвам итәчәк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында табигатькә чыгудан, су керергә барудан тыелып торырга, агач һәм чатыр корылмалары янында тормаска киңәш итәләр.

Искәртик, кичә Казанда давыл, яшенле яңгыр һәм боз яуды. Урыны белән җилнең тизлеге секундына 30 метрга җитте. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда яшәүче 12 мең кеше электр утсыз калган, шәһәрдә давыл нәтиҗәләрен бетерү буенча оператив штаб булдырдылар. Лаеш районында давыл нәтиҗәсендә 14 яшьлек кыз үлгән – ял базасында ул булган палатка өстенә агач ауган.

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Марий Эл Республикасы буенча Баш идарәсеннән

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/mari-elda-davyl-vakytynda-pitrac-raionynda-yasauce-gaila-halak-bulgan-5874329

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев