Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Иделдә яна торган катердан балалы яшь гаиләне коткарганнар

Әлеге хәл Казанда елга порты тирәсендә килеп чыккан.

Росгвардия гаскәрләренең Татарстан буенча ведомстводан тыш сакчылык идарәсе (Росгвардия) яна торган катердан балалы яшь гаиләне коткарган. Бу хакта Татарстан Росгвардиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Үткән шимбәдә Росгвардиянең моторлы полк экипажы Идел елгасында патрульдә булган. Алар Идел елгасында елга порты тирәсендә ярдан бер чакрым ераклыкта хәрәкәтсез торган кечкенә судноны күреп алган. Катердагы кешеләр кулларын болгап, ярдәмгә чакырган. Катерның арткы өлешендә ялкын телләре күренгән.

Казан росгвардиячеләре ярдәмгә ашыккан. Беренче эш итеп алар ир-ат белән хатын-кызга һәм аларның балигъ булмаган балаларына зыян килмәүне ачыклаган. Аннан соң янгынны сүндергәннәр. Яшь гаиләне ярга чыгарып, зыян килгән катерны көймәләр станциясенә тарттырып илтеп куйганнар.
 

Фото: https://tatar-inform.tatar
https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев