Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Ике «КамАЗ» һәм фура бәрелешкән

Йөк машиналарын йөртүчеләрнең берсенең аягы сынган, аны хастаханәгә салганнар.

Яшел Үзән районында ике «КамАЗ» һәм Ульяновск өлкәсеннән фура бәрелешкән. Бу хакта «Татар-информ»га юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итте.

«Бүген көндез «КАМАЗ»ның берсе Уфа ягына бара торган булган һәм 786нчы чакрымда Новониколаевскийның М7 юнәлешендә башка «КАМАЗ» белән бәрелешкән. Йөк машинасы бәрелүдән «Вольво» фурасына барып керә», — дип сөйләде шаһитлар.

Аларның мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәтендә йөк машиналарын йөртүчеләрнең берсе зыян күргән. Аягы сынган ир-атны хастаханәгә алып китәләр.

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев