Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Ике машина өстенә кран ауган, зыян күрүчеләр дә бар [видео]

Бүген 24 октябрь иртән, Самарада кран ике машина өстенә ава. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә бер кеше җитди травмалар ала. Бу хакта “Вести” каналы хәбәр итте.

“Ниндидер мизгелдә бар нәрсә  ауды” , — дип сөйли төзүчеләрнең берсе. Ул хезмәттәшләре белән бергә зыян күргән крановщикка ярдәмгә килә һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Кайбер мәгълүматлар буенча,крановщик хастаханәгә барганда, юлда  үлә. Кадрларда күренгәнчә, җиңел машина һәм КамАЗ зыян күрә,аларга кран башнясы ава. Бәхеткә машина хуҗалары зыян күрми.

Фото: https://vk.com/dtp_sam

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев