Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Ике яшүсмер отвертка белән Чаллы базары сатучысына һөҗүм иткән

Чаллыда бита һәм отверткалы ике яшүсмер базар сатучысына аның фатирында һөҗүм иткән. Бу хакта «Татар-информ» мага Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең шәһәр бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.

14 август кичендә Әзербайҗанның 23 яшьлек гражданина һөҗүм итәләр.  Ул үз фатирында булган була, ә ике яшүсмер битлекләр киеп бейсбол битасы, һәм отвертка белән аңа килә.

«Алар берничә тапкыр егетнең башына бита белән, бите һәм муенына отвертка белән сугалар. Бәхеткә, егет өйдә берүзе генә булмый, аңа кунакка абыйсы килгән була. Ул җинаятьчеләр белән сугыша башлый, нәтиҗәдә алар куркып кача. », – дип хәбәр иткән тикшерү комитеты.

Зыян күрүче үзе шәһәр базарларының берсендә сатучы булып эшли. Битлек кигән булуларына карамастан, ул һөҗүм итүчеләрне таныган –  шул ук базарда йөк төяүче булып эшләүче ике яшүсмер булган.

“Җинаятьчеләрнең берсе – 15 яшьлек кадет мәктәбе укучысы, икенчесе – 16 яшьлек шәһәр көллиятләренең берсендә укучы яшүсмер. Хәзерге вакытта икесе дә тоткарланды», – дип өстәделәр тикшерүчеләр.

“Торакка үтеп керү белән талау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Яшүсмерләр сүзләренә караганда, егетнең фатирында алар акча табарга өметләнгән.

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев