Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Ипотека түләү өчен, ир-ат Казанда ювелир кибетен баскан

26 яшьлек ир-атны биш елга каты режимдагы колониягә хөкем иттеләр.

Ипотека түләү өчен, ир-ат Казанда ювелир кибетен баскан. Бүген Казанның Мәскәү районы суды Роман Рузумовка хөкем карарын чыгарды.

  • Казанда март аенда яшь ир-ат битлек киеп, корал белән кибеткә кергән. Витринаны ватып 380 меңлек кйммәтле әйберләр урлап чыккан.

Роман Рузумовка суд соңгы сүз әйтү мөмкинлеген бирде.

“Зыян күрүчедән гафу итүен сорыйм. Үз гамәлем белән кыенлык тудырган барлык кешеләрдән гафу итүләрен сорыйм. Гаебемне тулысынча таныйм, үкенәм, башка андый хәл кабатланмас”, - диде Рузумов.

Тикшерү ачыклаганча, Рузумов талауны алдан планлаштырган, урынны өйрәнгән. Тиз генә алыштырып кую өчен, берьюлы ике куртка кигән. Соңыннан ачыкланганча, аның газ пистолеты ватык булган. Сатучы кызлар чакыру кнопкасына баскан. Әмма карак полицейскийлар килгәнче качып өлгергән.

Автобустан төшкәч, Рузумов танышының машинасына утырган. Аның белән гаражга кадәр барган һәм урланган әйберләрен яшергән. Танышы аның җинаять кылганын белмәгән. Икенче көнне иртән аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Урланган алтынның бер өлешен Рузумов үзе кайтарган, калган зыянны абыйсы каплаган.

Суд 26 яшьлек Роман Рузумовны биш елга каты режимдагы колониягә хөкем итте.

Ир-атның әнисе улының ипотекага ай саен 20 мең түләп баруын, шуңа акчасы җитмәвен әйтте.

Әнисе улының 14 ел бер хатын белән яшәвен, хәзер аларның гаиләсе җимерелергә мөмкин булуына борчылды. Әни кеше суд карарын яңадан карауны сораячагын, әлеге срокның бик күп булуын әйтте.


 

Фото: Елена Кривопатре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев