Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Ир-ат трамвай вагоны астында берничә метр эләгеп барган

Казанның Җиңү проспектында трамвай җәяүлене бәрдергән.

Казанда трамвай җәяүлене бәрдергән. Бу хакта социаль челтәр кулланучылары хәбәр итә.

Юл-транспорт фаҗигасе узган шимбәдә Җиңү проспектында булган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, вагон йөртүче трамвайны ашыгыч рәвештә туктаткан. Ләкин ир-ат вагон астында берничә метр эләгеп барган. 

Шаһитләр ир-атны трамвай астыннан тартып чыгарырга ярдәм иткән һәм аны табибларга тапшырган. Авариянең сәбәпләре ачыклана.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев