Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Иртәгә балалар бакчасы эшләми - янгын чыккан

Төбәктәге Гадәттән тыш хәлләр идарәсенә бүген сәгать 12:55тә Уфаның Блюхер урамында урнашкан 66 санлы балалар бакчасында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. 7 техника берәмлеге, шәхси составтагы 24 кеше кичекмәстән янгын урынына чыга.

Балалар бакчасы хезмәткәрләре үзаллы 48 баланы һәм 13 хезмәткәрне эвакуацияли. Шул чакта балалар бакчасына малаен китергән таныш хатын сүзләре буенча, балаларны янәшәдәге мәктәпкә алып керәләр. Алар төшке аштан соң йокларга ятарга җыенган чаклары була. Балаларны пижамалары өстеннән генә киендереп алып чыгалар. Күп сабыйлар куркышларыннан елыйлар. Ярый әле барысы да исән-сау. Дөрес булса, янгын эшләп утырган кер юу машинасыннан чыга. Иртәгә балалар бакчасы эшләми.

Фото: ГУ МЧС России по РБ

http://omet-rb.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X