Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Кабан күленең яңартылган яр буендагы эскәмияләрне бозганнар

Якын көннәрдә биредә видеокамералар урнаштыру мәсьәләсе күтәреләчәк.

Вәхшиләр Кабан күленең яңартылган яр буендагы эскәмияләргә зыян салган. Шул хактагы хәбәр Инстаграм социаль челтәрендә Кабан күленең рәсми сәхифәсендә дөнья күргән.

Фотодан күренгәнчә, яңа эскәмияләрдә тырналган эзләр барлыкка килгән. Бу - утыргычларны трамплин сыйфатында кулланучы скейтерлар эше булырга мөмкин, дип фаразлый социаль челтәрдән файдаланучылар.

Социаль челтәрдә шулай ук якын көннәрдә биредә видеокамералар урнаштыру мәсьәләсе күтәреләчәге хакында хәбәр ителә.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X