Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казахстанда бер тәүлектә ике тапкыр җир тетрәгән

Зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр турында хәбәрләр булмаган.

Казахстанның көньяк-көнчыгышындагы Алма-Ата өлкәсендә якшәмбе көнне 9:12 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 6:12 сәгать) 4,9 магнитудалы җир тетрәү булган. Бу хакта республиканың сейсмологик тәҗрибә-методика экспедициясенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Алдарак Казахстан Эчке эшләр министрлыгының Гадәттән тыш хәлләр комитеты хәбәр иткәнчә, якшәмбе көнне 5:07 сәгатьтә шул ук төбәктә, Алма-Атадан 145 чакрымда 5,4 магнитудалы җир тетрәү булган.

Жаркент шәһәрендә җир асты бәрелешләре МSК-64 шкаласы буенча 5 балл, Талдыкорганда һәм Саты бистәсендә 2-3 балл көч белән сизелгән. Зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр турында хәбәрләр булмаган.

“Җир тетрәүнең эпицентры Алма-Атадан төньякта, 78 чакрым ераклыкта, Казахстан территориясендә урнашкан. Җир тетрәүнең энергетик классы – 9,6. Магнитудасы MPV 4.9”, - диелә хәбәрдә. Җир тетрәүнең тирәнлеге 20 чакрым.

Җир асты селкенүләре Капчагай шәһәрендә 2-3 балл көч белән сизелгән.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев