Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан Башкарма комитетының элеккеге хезмәткәре А.Рыбушкин ирегеннән мәхрүм ителгән

Алексей Рыбушкин 5 ел гомуми режимдагы колониядә утырачак, шулай ук аңа 2 миллион сум күләмендә штраф билгеләнгән.

Казанның Киров районы суды финанслар белән бәйле мошенниклыкта гаепләнүчеләргә карар чыгарган. Алар арасында Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының хокукый идарәсе башлыгының беренче урынбасары булып эшләгән Алексей Рыбушкин да бар.

Казан шәһәре Киров районы прокуроры Равил Вахитов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә гаепләнүчеләрнең һәркайсы реаль срокка ирегеннән мәхрүм ителүен, җинаятьтә катнашына карап, төрлесенә төрлечә - 3 елдан 5 елга кадәр җәза бирелүен әйтте.

 

Рыбушкин 5 ел гомуми режимдагы колониядә утырачак, шулай ук аңа 2 миллион сум күләмендә штраф билгеләнгән.

  • Алексей Рыбушкин, Башкарма комитетның хокукый идарәсенең торак законнары мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Леонид Ляпахин һәм мәдәният идарәсенең муниципаль заказ һәм юридик бүлек группасы башлыгы Альберт Мөхетдиновның 74 миллион сум күләмендә бюджет акчасы урлауда гаепләре расланган. Ляпахин 3 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән һәм 800 мең сум күләмендә штраф түләячәк. Мөхетдинов гомуми режимдагы колониягә 3 елга озатыла, һәм аңа 500 мең сум штраф билгеләнгән.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев