Казан-Чаллы юлында җиңел машина белән трактор бәрелешкәч, өч кеше үлгән
Хәвеф-хәтәр

Казан-Чаллы юлында җиңел машина белән трактор бәрелешкәч, өч кеше үлгән

Автомобильдәге бер кеше имгәнгән.

Кичә көндез Казан-Чаллы юлында фаҗигале юл-транспорт һәлакәте булган.

Шаһитлар сүзләренчә, Nissan внедорожнигы кырыйдагы уң як полосадан хәрәкәт иткән тракторга килеп бәрелгән. Каты бәрелешүдән соң, трактор бер ягына әйләнеп капланган, ә җиңел машина юл кырыендагы коймага килеп бәрелгән.

«Внедорожникның йөртүчесе һәм ике пассажиры үлгән. Тагын бер кешене хастаханәгә китергәннәр», — дип сөйләде фаҗига шаһитлары.

Фото: Валентин Кулагин

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев