Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан көллиятендә укытучы үлеме буенча җинаять эше кузгатылган

Фаҗига кичә көндез ремонт эшләре бара торган лаборатория корпусында булган.

Казанда Технология һәм дизайн көллияте укытучысы үлеме буенча җинаять эше кузгатылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Тикшерү версиясе буенча, 8 ноябрьдә көллият укытучылары аудиторияләрне карау өчен ремонт бара торган икенче катка менгән. Бер укытучы элеккеге вентиляция шахтасын үзгәртеп ясалачак лаборатория бүлмәсенә кергән. Ул идән булмавын күрмәгән һәм 14 метр биеклектән егылган», – диде А.Шептицкий.

Укытучы шунда ук үлгән.

Бу бинада кисәтү билгеләре булмавы билгеле. Тикшерүчеләр һәлакәт сәбәпләрен ачыклый.

Фото: mon.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев