Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан мәктәбендә балалар күсе агуы ашап агулану фактын тикшерү тәмам. Кем гаепле?

Гадәттән тыш хәл узган җомгада шәһәрнең Авиатөзелеш районындагы 60нчы мәктәптә булган.

Казандагы мәктәптә укучылар күсе агуы ашаганнан соң, прокуратура ваемсызлык турында эш кузгатуны таләп итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Казанның Авиатөзелеш районы прокуратурасы шәһәр мәктәпләренең берсендә укучыларның агулануы турындагы мәгълүматны тикшерүне төгәлләде. Мәктәп җитәкчелеге, шулай ук белем бирү учреждениесендә дератизация чаралары үткәргән оешма вәкилләреннән сорау алынды», - диде Руслан Галиев.

Күзәтчелек ведомствосы ачыклаганча, мәктәптә дезинсекция һәм дератизация эшләрен махсус компания килешү буенча үткәргән. Дератизатор сүзләренчә, фирма хезмәткәрләре ай саен уку йортын җентекләп тикшергән, подвалда күселәргә һәм бөҗәкләргә агу куйган.

Фирма хезмәткәре искәрткәнчә, ул күсе агуының бер өлешен мөстәкыйль файдалану өчен мәктәп хезмәткәренә биргән. Тикшерү үткәргәннән соң дератизаторны дисциплинар җаваплылыкка тартканнар һәм премиядән мәхрүм иткәннәр.

Авиатөзелеш районы прокуратурасы тикшерү органнарына «Ваемсызлык» маддәсе буенча җинаять эше кузгату турында таләп юллаган.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы узган җомгада Республика балалар клиник хастаханәсенә Казандагы 60нчы мәктәптән күсе агуы ашаган 9 яшьлек өч баланы китерүләре хакында хәбәр иткән иде. Башлангыч мәгълүматларга караганда, аларның берсе актлар залында идәндә бөртек салынган пакет тапкан, берсен ашап караган һәм иптәшләренә дә тәкъдим иткән.

Фото: https://pixabay.com | Simon

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X