Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан паркында күпләп күгәрченнәр үлә

Социаль челтәрләрдә Казандагы Урицкий паркында күпләп күгәрченнәр үлүе турында хәбәр таралган. Кошлар йөгерә торган юлларда, күлдә, агач асларында ята. Казанлылар әйтүенчә, кош үләксәләре бик күп. Паркта балалар һәм этләр белән йөрергә чыгучылар соңгы көннәрдә, куркып, чыкмый башлаулары турында язган.

Мондый хәл Казан паркларында беренче мәртәбә түгел. Берничә ел элек, шулай ук Урицкий паркында кошлар үлә башлагач, экологлар экспертиза ясаганнар иде. Ул вакытта кошларның массакүләм кырылу сәбәбен артык күп ашаудан һәм инфекциядән күргәннәр иде. Әлегә рәсми чыганакларда алып барган тикшеренүләр турында хәбәрләр юк.

Фото: prokazan.ru

idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев