Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан янында баржа автомобиль күперенә килеп бәрелгән

Гадәттән тыш хәл кичә Идел елгасында булган.

Казан янында баржа автомобиль күперенә килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Идел елгасындагы гадәттән тыш хәл турындагы хәбәр Казан район су юллары һәм судночылык кизү диспетчерына 30 апрельдә 20.00 сәгатьтә килә.

Түбән Новгород өлкәсеннән Соликамскига таба хәрәкәт иткән судно күпернең сул яктагы торыгына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, баржа яньчелгән, шулай ук судно автототаштыргычы суга баткан. Бу вакытта баржада 12 кеше булган. Беркем дә зыян күрмәгән.

Хәзерге вакытта гадәттән тыш хәлнең килеп чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.

Фото: ГУ МЧС по РТ

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Казан янында баржа автомобиль күперенә килеп бәрелгән

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев