Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан янында өч машина бәрелешү нәтиҗәсендә алты яшьлек баланың гомере өзелгән

Яңа Николаевка бистәсе янында «Ниссан», «Шевроле» һәм «Лада» автомобильләре бәрелешкән.

Казан янында өч машина бәрелешү нәтиҗәсендә алты яшьлек баланың гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Яшел Үзән районында әйләнеч юлда булган. Яңа Николаевка бистәсе янында «Ниссан», «Шевроле» һәм «Лада» автомобильләре бәрелешкән.

«Авариядә алты яшьлек бала үлгән. Тагын өч кеше төрле тән җәрәхәтләре алган», - дип хәбәр иттеләр ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан.

«Яңа Николаевка бистәсе янында Белоруссиядән килүче «Вольво» ярымтагылмалы йөк машинасы светофорның яшел уты янганын көтеп торган «Шевроле Круз» автомобиленә килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, чит ил автомобиле - «Приора»га, «Приора» исә «Ниссан»га килеп сыланган. Үз чиратында, «Ниссан» каршы як полосага чыгып, «ГАЗель» һәм «Фольксваген Поло» автомобильләре белән бәрелешкән», - дип белдерделәр министрлыкта. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Шевроле»да барган өч яшьлек кыз шунда ук һәлак булган. Шушы ук автомобильдәге сигез яшьлек тагын бер баланы авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Моннан тыш, төрле тән җәрәхәтләре алган тагын дүрт кешене (һәлак булган кызның әти-әнисен, шулай ук «Лада Приора» автомобилендәге ир-ат һәм хатын-кызны) хастаханәгә алып киткәннәр.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев