Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан янында кешеләр утырган көймә суга капланып, бер ир-ат вафат булган

Коткаручылар зыян күргән икенче кешене ярга чыгарганнар.

Казан янында “Санта” шифаханәсе тирәсендә кешеләр утырган көймә суга капланган һәм бер кеше батып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Бүген 6:30 сәгатьтә экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына бер ир-аттан хәбәр килде. Ул кешеләр утырган көймә суга каплануын һәм кешеләрнең батуын әйтте”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

120нче эзләү-коткару бүлеге хезмәткәрләре фаҗига урынына санаулы минутларда килеп җитә. Биш коткаручы ярдан 400 метр читтә йөзүче ир-атны күреп ала. Коткаручылар зыян күргән ир янына йөзеп барып, аны ярга алып чыга. Ярда ир-атка беренче ярдәм күрсәтәләр.

Ачыкланганча, ял итүче ике ир көймәдә елгага йөзеп кергән. Бер мизгелдә көймә суга капланган. Ир-атлар берникадәр вакыт көймәнең читенә тотынып торганнар. Ләкин берсенең көче беткән һәм суга баткан. Икенчесе ярга йөзеп чыккан.

Хәзерге вакытта фаҗига урынында 2нче зона эзләү-коткару отрядының водолазлар төркеме һәм кечкенә йөзү суднолары буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре эшли. Алар батып үлгән ирнең гәүдәсен эзли.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X