Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан үзәгендә иномарка өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергән

Шаһитлар сүзләренә караганда, пенсионер ханым светофорның тыелган сигналы вакытында юл аша чыгарга уйлаган.

Казан үзәгендә чит ил машинасы 79 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.

Бүген иртәнге сәгать тугызларда Гоголь һәм Карл Маркс урамнары чатында өлкән яшьтәге хатын-кыз «КИА» көпчәге астына эләгә.

Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сүзләренә караганда, пенсионер ханым юлны светофорда кызыл ут янганда чыгарга җыенган, ә иномарка йөртүчесе кинәт барлыкка килгән җәяүлене бәрдермәс өчен туктап өлгерә алмаган.

«Авариядә хатын-кыз умрау сөяген сындырган һәм аяклары сыдырылган. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озаттылар», - диделәр ЮХИДИдә.

Фото: скриншот

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев