Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда 28 яшьлек кызны үтерүдә шикләнелүчене кулга алдылар

21 яшьлек Дамир Төхвәтуллин хатын-кызны үтергән һәм фатирыннан ноутбук белән планшетын алып чыккан.

Казанда яшәүче 28 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелеп кулга алынган 21 яшьлек Дамир Төхвәтуллинның психик яктан проблемалары булуы хакында билгеле булды.

  • 28 мартта Казанда хатын-кызны үтерү очрагы теркәлгән. Яллап яши торган фатирда хатын-кызның мәетен бергә яши торган ире тапкан. Шулай ук хатын-кызның әйберләре дә югалган.

“Төхвәтуллинның гаебе җинаять урынын карау һәм аның күрсәтмәләре буенча раслана”, - диде тикшерүче.

Ул фатирда акча тапмаган. Ноутбук, планшет һәм телефонны икенче каттан тәрәзәдән ыргыткан һәм үзе дә сикергән. Планшет ватылган, ә ноутбук блокировать ителгән булган һәм ул аны ташлаган.

“Мин кулга алуга риза, тагын нинди вариантлар була ала? Казанда торагым юк”, - диде Дамир Төхвәтуллин.

Суд Төхвәтуллинны июльгә кадәр Тикшерү изоляторына урнаштыру турында карар кабул иткән.

Фото: Александр Елисеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев