Гадәттән тыш хәл Груздев урамындагы 4нче йорт каршында булган.
Казанда 92 яшьлек әби, автобуста егылып, төрле тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.
«Кичә 12.10 сәгатьтә Груздев урамындагы 4нче йорт каршында 90нчы маршрут «МАЗ» автобусы салонында 92 яшьлек әби егылган», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.
Нәтиҗәдә, өлкән яшьтәге хатын-кыз төрле тән җәрәхәтләре алган.
Фото: архив/Рамиль Гали
Нет комментариев