Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда 98 яшьлек югалган ир-атны эзлиләр

Пенсионерга даими медицина ярдәме кирәк.

Казанда 98 яшьлек югалган ир-атны эзләү турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә “Лиза Алерт” эзләү отряды рәсми битендә барлыкка килде.

Нәгми Гайнуллин 1919 елда туган. Аңа 98 яшь. Ул 16 июнь көнне югалган. Ир-ат уртача буйлы (170 сантиметр), ябык, чал чәчле, ачык-коңгырт күзле. Югалган вакытында башында кара драп кепка, караңгы-зәңгәр сырган ромбиклы бил уртасына кадәр төшкән куртка, кызыл шакмаклы күлмәк, шарф, резинкада киң джинсы һәм аягына ачык зәңгәр калош кигән булган.

Пенсионерга даими медицина ярдәме кирәк.

Өлкән кешенең кайдалыгын белгертүче теләсә-нинди мәгълүматны 8-800-700-54-52; 02; 102 телефоннары аша җиткерергә була.


 

Фото: https://tatar-inform.tatar
https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X