Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда авариягә очраган машиналарның берсе янәшәдә басып торган хатынны имгәткән

Юл һәлакәте Восстание урамында килеп чыккан.

Казанда ике чит ил машинасы бәрелешкән. Аннары бу машиналарның берсе янәшәдә басып торган хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

Кичә көндез Восстание урамында «Шкода Октавия» һәм «Шкода Рапид» машиналары бәрелешкән. Башлангыч мәгълүмат буенча, «Шкода Октавия» автомобиленең йөртүчесе тизлеген арттырган.

Нәтиҗәдә, «Шкода Рапид» алдарак юл һәлакәтенә очраган икенче машина янында басып торган 48 яшьлек хатын-кызга килеп бәрелгән.

Балтыры сынган зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар, «Шкода Рапид»ның пассажиры да төрле тән җәрәхәтләре алган.

Фото: скриншот

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X